Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чәч кисүче Екатеринага барысы да яратып йөри

Бүген һөнәри бәйрәмнәрен тарак һәм кайчы осталары –праикмахерлар билгеләп үтә.

Бүгенге көндә Татарстанда гына да санап та бетерә алмаслык парикмахерскийлар һәм матурлык салоннары бар, аларның саны көннән-көн арта бара.

Шушы уңайдан, керәшеннәр арасында булган әлеге һөнәр иясе Екатерина Шәймәрдәнова белән сөйләштек:

“Мин Менделеевск районында туганмын. 3нче мәктәптә белем алдым. Аны тәмамлагач, экономист-хисапчы белгечлеген үзләштердем. Ә ун ел элек Чаллы шәһәрендә «Сократ» белем бирү үзәгендә паркимахерлыкка укыдым. Аннан соң Алабуга шәһәрендәге “Ножницы” салонына эшкә урнаштым. Беренче вакытларда күңелдә ниндидер курку хисе булды. Чәч кистерергә дип килгән кешеләргә минем эшем ошармы? Матур итеп кисә алырмынмы, ачуланып китмәсләрме, дип борчылдым. Шулай әкренләп, тырыша-тырыша, эшләп киттем. Ә дүрт елдан соң, Менделеевскига күчеп кайттым. Монда үземнең “Катрин” матурлык салонын ачтым. Унөч ел инде кияүдә. Ирем Федор Михайлович белән матур гына яшәп, бер ул үстерәбез. Әлбәттә, һәр уңышымда иремнең дә өлеше зур, ул минем төп таянычым.

Иң авыры – эшне башлап җибәрү. Урынын табасы, халыкны җәлеп итәсе бар. Әкренләп кеше сиңа килә башлый, аларның үзләренә дә бер генә парикмахерга йөрү җайлы булып китә.

Олы яшьтәгеләргә бәяне арттырмаска тырышам. Һәрберсен ачык йөз белән каршы алам. Әйтүләренә караганда, үзләре дә эшемнән канәгать”, – дип сөйләде Екатерина Анатольевна.

Без барлык парикмахерларны да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев