Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел Питрау батырына машина бүләк итәчәкләр

Абсолют батыр калган көрәшче Питрау тәкәсенә дә ия булачак.

16 июльдә Мамадыш районы Тырлау аланында республикакүләм Питрау бәйрәме узачак. «Татар-информ»да булган матбугат конференциясендә көрәш буенча абсолют калган батырга машина биреләчәген хәбәр иттеләр.

Мамадыш районының мәдәният бүлеге мөдире, ТР Керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы Степан Спиридонов көрәш батырына быелгы эксклюзив бүләк итеп машина әзерләүләрен әйтте.

«Көрәш бездә таңга кадәр бара. Питрауда чын яхшы көрәш барын белеп, ераклардан да киләләр. Хәзерге тормышта иң эксклюзив һәм теләгән бүләк – ул акча. Акчаны теләсә нәрсә эшләтеп була. Безнең быелгы бүләк – машина», – диде ул.

Фольклорчы галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлекчесе Геннадий Макаров Питрау тәкәсен оту зур дан дип белдерде.

«Элеккеге заманда төп бүләк Питрау тәкәсе булган. Яңа гына туган бәрәннәр арасында бер матурын сайлап алалар. Аны матур итеп асрыйлар, күбрәк ашаталар. Питрау уразасында авыз ачканда шул тәкәне кунаклар өчен әзерлиләр. Машинасы да була, акчасы да, ә Питрау тәкәсен алу үзенә күрә бер дан», – диде галим.

Степан Спиридонов батырларны Питрау тәкәсеннән дә өзгәннәре булмаганын әйтте. Быелгы Питрауда да тәкә дә, машина да булачак.

Татар-информ

Фото: Рамиль Гали.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев