Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел «Айбагыр»да ял итүче балаларны нинди яңалыклар көтә?

Этносмена Яшел Үзән районындагы “Мирас-Наследие” лагеренда 23 июльдән – 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Бүген гаризалар кабул итүнең соңгы көне.

– Быел «Айбагыр»да ял итүче балаларны нинди яңалыклар көтә?

– Һәрвакыт үзебезнең тарихка басым ясыйбыз. Керәшеннәрнең йола-гадәтләре белән бәйле чараларны да онытмыйбыз. Бәлки безнең «фишка»быз да шундадыр. Күп ата-аналар балаларының җәйге каникулда да фән нигезләрен үзләштерүне дәвам итүләрен телиләр. Әмма кайберәүләр рухи тәрбиягә өстенлек бирә. Безнең программага һәр ел ниндидер яңалыклар кертелә, узган сменада без керәшен җырчыларын, эстрада йолдызларын чакырган идек. Бу очрашуларны традициягә әйләндерербез, дип уйлыйм. Быелгы яңалыклар әлегә сер булсын. Шунсы хак, балаларга һәр елдагыча барысы да ошаячак, – дип сөйләде этносменаның координаторы Аида ТУКАЧОВА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев