Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек” – бәйрәмнәрнең хедлайнеры

Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле Питрауларны ямьләп йөри.

– Безнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле Җөри Питравында 2011 елдан бирле катнашып килә инде. Җөридә генә түгел, Татарстанның башка авылларында, районнарында да “Бәрмәнчек”сез Питрау үтми дип, зур бер горурлык белән әйтә алам. Алар бәйрәм уздыру графикларын безгә көйләп үзгәртәләр. Әле быел, нәкъ көнендә, ягъни 12 июльдә, Зәй районының Кашка тауда үтә торган Питравында да катнаштык, – дип сөйләде “Бәрмәнчек”нең җитәкчесе Артур Поляков. – Җөри Питравына килгәндә, ул – республика күләмендә үтә торган бердәнбер грандиоз бәйрәм. Безнең өчен үзебезне күрсәтү мөмкинлеге дә әле ул. Шул 2011 елдан алып, тантана оештырыла торган үзәк мәйданда булып, читтәрәк урнашкан башка мәйданнарда да чыгыш ясап йөри торгач, халык “Бәрмәнчек”не таный башлады. Хәзер, зур ышаныч белән, халык безне шушы Җөри Питравы аша якын итте, дип әйтә алам. “Бәрмәнчек” – бу бәйрәмнең хедлайнеры.

Быел Җөри Питравына махсус программа һәм яңа җырлар әзерлибез. Төп мәйданда прологта да катнашабыз. Тамашачы керәшеннәрнең туй җоласын күрәчәк.

Минем өчен Питрау – зур бәйрәм. Җәй уртасы, зур җыен чоры булган Питрау – үзеңнең рәхәт тормышта җәшәвеңне тагын бер мәртәбә аңлау; җәйгә, чәчәкләргә, туганнарга, очрашуларга сөенү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев