Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек” ансамбле артистларны сайлап ала

20 август көнне "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамблендә эшләргә теләүче җырчылар һәм биючеләр өчен сайлап алу кастингы узды

Кастингның максаты – ансамбльнең штатын талантлы, өметле башкаручылар һәм биючеләр белән тулыландыру.
Жюри членнары составында галим, этномузыколог Генналий Макаров, Н.Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты деканы Лилия Сәрвәрова, Казан дәүләт культура институтының халык биюләре кафедрасы укытучысы Оксана Коваленко, Яков Емельянов исемендәге керәшен үзәге директоры Людмила Белоусова һәм ансамбльнең баш хормейстеры Эльвира Камалова бар иде. Шулай ук, кастингта "Бәрмәнчек" ансамбле директоры Артур Поляков белән ансамбльнең художество җитәкчесе Эльмира Кашапова, баш дирижеры Эрдни Чавлинов белән балет артисты Радик Шәйхетдиновлар да катнашты.

Кастинг барышында биш җырчы һәм өч биюченең эшләре каралды. Шулар исәбендә ансамбльдә эшләүче кайбер артистларның талантлары да белгечләр күзлеге аша үтте.

Ансамбльнең директоры Артур Поляков фикеренчә, сайлап алу кастингларын алга таба ел саен үткәреләчәк. "Ансамбльгә эшкә килергә теләүчеләр бик күп. Ләкин безнең "Бәрмәнчек" ансамблендә керәшеннәрнең культурасын, фольклорын яратып эшләүче профессиональ артистлар булырга тиеш. Шуңа күрә дә, артистлар барысы да "энә күзеннән үткәрелеп" кенә кабул ителә", - дип белдерде Артур Поляков.

Керәшеннәрнең дәүләт ансамбле оештырылган елларда, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев карары белән, Казан дәүләт культура институтында “Бәрмәнчек” ансамбленә яшь кадрлар әзерләү өчен группа да булдырылган иде. Хәзер бу группа эшләми. Кастингтан соң узган киңәшмәдә Геннадий Макаров әлеге группаны торгызып җибәрергә кирәклеген дә искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев