Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

БРИКС саммитында катнашу өчен Татарстанга зур кунаклар килә башлады

Бүген Казанда БРИКС саммиты башлана. Ул 3 көн була.

Бүген Казанга Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Эфиопия Премьер-министры Абий Әхмәт, Көньяк Африка Республикасы Президенты Матамела Сирил Рамафоса һәм Кытай Рәисе Си Цзиньпин килде. Аларны аэропортта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Си Цзиньпин Татарстанның БРИКС саммитына әзерлеген бәяләде: «Сезнең республикага килүемне күптән көттем. Очрашу өчен рәхмәт. Казанда саммитны әзерләү буенча бик яхшы эш башкарылган», — дип мөрәҗәгать итте Кытай лидеры Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка. Рәис аны Казан халыкара аэропортында каршы алды. «Тырышабыз!» — дип җавап бирде Миңнеханов.

Аннары Кытай Халык Республикасы Рәисенә чәк-чәк һәм ипи белән тоздан авыз итәргә тәкъдим иттеләр. Си Цзиньпин Кытайның үзендә дә чәк-чәк бар, дип белдерде.

Карендәшләр, безнең күз алдында дөнья тарихы языла! Зур горурлык хисләре кичерәбез Татарстаныбыз, илебез - Россия өчен 

 * * *

Уналтынчы БРИКС саммитына 33 ил вәкиле килә. БРИКС – илләр берләшмәсе, ул 2006 елда оешты. Атамасы BRIC— Brazil, Russia, India, China, South Africa сүзләреннән кыскартып ясалган. Бу илләр берләшмәнең беренче әгъзалары булды. Соңрак аларга Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр, Эфиопия кушылды. 2024 елда рәислек Россиягә күчте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев