Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Блогер Василий Иванов ялга кайткан туганын махсус операциягә озаткан

Авылча контент күрсәтеп танылган блогер Василий Иванов ялга кайткан туганын кире махсус операциягә озаткан. Саубллашу мизгелләрен ул үзенең сәхифәсендә күрсәтә.

«Бүген мин Казанда, дуслар. Ипподром янында. Абыйның малаен озатабыз. Шуңа монда килдек әле. Халык бик күп, ике автобус белән алып китәләр», - дип сөйли ул.

Видеоның моңайта торган урыннары бик күп… Бер сабый, өзгәләнеп, «пока-пока, дәдәй» дип, абыйсына кул болгый. Икенче автобус янында бер әти кечкенә улы белән хушлаша. Кемдер хәрби киемдәге якыннары белән фотога төшеп калырга ашыга, кайсыдыр, аларны беркая да җибәрмәстәй булып, кысып-кысып кочаклый…

«Барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар», - дип теләгән Василий егетләргә.

«Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын берүк, хәерле гомерләрен бирсен. Һәрберсе үз йортларына үз аяклары белән кайтып керсен», «Якыннары белән куанычлы очрашулар насыйп булсын», «Ризыклары туган җирдә булып, исән-сау әйләнеп кайтсыннар», - дип теләкләргә кушылган аның «подписчиклары» да.

Интертат.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев