22 мартта Яңа Чишмә районы күләмендә үткәрелгән “Биергә вакыт” конкурсында Амира Зарубина өченче дәрәҗә лауреат исеменә ия булган
– Амира кечкенәдән биергә ярата, аңарда биюгә кызыксыну уятучылар – әнисе Евгения һәм мин. Аңа, бигрәк тә, халык биюләре ошый, бергәләп өйрәнәбез. “Мини-Мисс Татарстан-2018" республика балалар матурлык һәм талант конкурсында катнашып та “Мисс елмаю” номинациясендә җиңү яулаган иде ул, – дип хәбәр итте Яңа Чишмә районының керәшен оешмасы җитәкчесе, Ленино авылы мәдәният йорты директоры Светлана Питеркина.
Амира үзе Утяшкино авылында туган, хәзерге вакытта мәктәптә белем ала.
Нет комментариев