Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безнең республикада халык әйбәт яши

Татарстан, халкының тормыш дәрәҗәсе буенча, илебездә дүртенче урында тора икән.

Беренче өчлектә, элеккечә үк, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе. РИА “Новости” тикшеренүләре шуны күрсәткән.

Ә беренче унлыкка, шулай ук, Краснодар крае, Белгород өлкәсе, Ленинград өлкәсе, Калининград өлкәсе, Ханты-Манси автономлы округы һәм Самара өлкәсе дә керә.

Халыкның тормыш дәрәҗәсе әйбәт булган регионнарның беренче егермелегендә безнең күрше Башкортстан да бар: ул моңа кадәр 26нчы урында булса, хәзер 20нче урынны алып тора.

Тормыш дәрәҗәсен билгеләү рейтингы 67 күрсәткечтән чыгып төзелгән. Шул исәптән, халыкның кереме, эш белән тәэмин ителеше, торак шартлары, тору урынының иминлеге, демографик хәл, экология һәм климат үзенчәлекләре, сәламәтлек, белем дәрәҗәсе, социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин ителү, икътисад үсеше, кече эшмәкәрлек үсеше, территориянең үзләштерелүе, транспорт инфраструктурасының үсеше исәпкә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев