17 ноябрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында халык сәнгать иҗатының “Кунаклашу” дип исемләнгән Халыкара фестиваль-конкурс узды
Фестивальне Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Казан дәүләт мәдәният институты, Республика мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге, һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты оештырды.
Фестивальдә керәшен культурасы да тәкъдим ителде. Халкыбызның җыруларын Алабуга районы Олы Шүрнәк мәдәният йортында эшләүче “Сүрәкә” фольклор ансамбле һәм Балык Бистәсе районы Үри Чаллысы авылы кызлары, “Айбагыр” этнолагеренда тәрбияләнгән Эльза Гордеева һәм Аделина Архипова башкарды. Кызлар “Вокал башкару” номинациясендә өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнсә, “Сүрәкә” коллективы “Фольклор ансамбль” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеме алды.






Нет комментариев