Яшь шагыйрә Людмила Аланлы (Янеева) гаиләсендә көтеп алынган зур шатлык
4 май көнне Казан шәһәрендә Людмила Аланлы беренче тапкыр әни булган. Көтеп алынган кызларына Мария диеп исем кушканнар. Әлегә кызчык белән әнисе бала тудыру йортында. Аларга исәнлек-саулык, тәмле йокылар, үсәргә күп көч телик. Котлыйбыз!
Шул уңайдан, Людмила Аланлының шигырен тәкъдим итәбез
... Бу дөньяда бар нәрсә дә
Үз вакыты белән килә:
Җиргә төшә сары яфрак
Үз урынын белеп кенә;
Карлар ява - һәр бөртеге
Җирнең битен үбеп кенә;
Кышлардан соң язлар килә,
Өмет гөлен үреп кенә;
Сулар ага иркен итеп,
Булса гына үзенең яры;
Сусыл булып җиләк пешә
Үз тавында гына бары;
Үз талында гына кошлар
Рәхәтләнеп сайрый ала...
Ямьләп Җирне туа бала -
Үз илендә бәхетен таба.
Шатлык, куанычлар килә
Үз вакыты җитеп кенә.
Әй син, Кеше!
Бәхетеңнең кадерен бел дә
Саклап гомер ит кенә!
Нет комментариев