Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Без бергә» волонтерлар үзәге администраторы Дмитрий Трофимов диңгез пехотасындагы егетләргә дә ярдәм итә

Зәй районының Дүрт-Мунча авыл җирлегендә “Барысы да җиңү өчен” акциясе уза

Әлеге акцияне Дүрт-Мунча егетләре Дмитрий Трофимов белән Ленар Гибадуллин оештырган. Аларга бу игелекле эшләрендә Дмитрийның әтисе Геннадий Егорович та ярдәм итә.

-Хәзер көзге уңышның мул чоры. Җирлек халкы егетләребез өчен тиз пешүче ашлар, боткалар әзерләүче волонтерларга яшелчәләр җыеп, аны Геннадий Егоровичка тапшыра, ә ул аларны Чаллыдагы “Без бергә” волонтерлар үзәгенә илтә, - ди Дүрт-Мунча мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.

Дмитрий - Чаллының «Без бергә» волонтерлар үзәге администраторы. Әлеге волонтерлар бердәм команда булып, Татарстаннан мобилизацияләнүче һәм контракт буенча китүче хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыя һәм илтеп тә тапшыра.  Бу көннәрдә дронга каршы коралга заказ биргәннәр, тиздән аны махсус хәрби операция зонасына җибәрәчәкләр. Хәрбиләргә ярдәме өчен Дмитрий Трофимовка хәрби  часть командирларыннан Рәхмәт хатлары да килгән. Ул диңгез пехотасындагы егетләргә дә ярдәм итә. Чөнки үзе дә армия хезмәтен бу гаскәрләрдә Дагестанда үткән.

-Без – волонтерларның һәрберебезнең үз бурычы бар, әмма максат бер – барысы да җиңү, егетләребезнең исән-сау кайтуы өчен! – ди Дмитрий.

Аның үз шәхси фирмасы да бар. Шулай ук “Без бергә” волонтерлар үзәгендә дә зур эш башкара. Бу игелекле гамәлгә якыннарын, дусларын да тарта.  Ленар белән дә алар икетуганнар.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү белән бергә  ул игелекле йөрәкле кешеләрдән торган берләшкән команданы да берләштерә.

Фотолар Дмитрий Трофимовның шәхси архивыннан.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев