Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Белемле, уңган, яшьләрне әйдәп баручы Николай

Кайбыч районының Хужа Хәсән авылында элек-электән эш сөючән, батыр, уңган кешеләр яши һәм эшли. Шуларның берсе 1939 елда авылда туып үскән Николай Васильевич Макаров.

Мәктәпне тәмамлап, тракторист-машинист һөнәрен үзләштереп, колхозда эшли башлый яшь егет. Армия сафларында 1958-61 елларда Әзербайҗанда1 ел, Украинада 2 ел хезмәт итә. Армиядән кайткач тракторчы булып янәдән туган авылында эшкә урнаша. Шуннан инде гомер авылда утә. Авыл жирлегендэ тракторчы булу бик абруйлы да, җаваплы һәм тынгысыз да хезмәт.

«Колхоз кырларыннан эшләп кайтасын, кайвакытта иртән таң атканчы авылдашларга урманнан утын, кырдан печән кайтарасың. Ял итәргә вакыт та калмый иде», — дип сөйләде Николай Васильевич.

Авыл кызы Мария белән алар 1963 елда кавышалар. Икесе дә сугыш чоры балалары, әтиләре сугыш кырында үлеп калган, әтисез үскән балалар. Киемсез, иписез заманалар аларны да читләп узмаган. Балачаклары сугыш, сугыштан соңгы торгынлык вакыты белән бәйле. Берсе тракторчы, икенчесе колхозда төрле эшләрдә эшләп, йорт җиткерәләр, хужалык алып барыр өчен бар нәрсәне дә булдыралар. Николай Васильевич бик белемле, уңган, эшен җиренә җиткереп башкаручы, яшьләрне әйдәп баручы остаз. Үзенә беркетелгән хезмәтне срогында, күңел биреп үти. Николай абыйга шикәр чөгендер, кукуруз кебек культураларны чәчүне йөклиләр. Чөнки бу культуралар аеруча бөтен технология тәләпләрен үтәүне сорыйлар. Эшендәге уңышлары өчен, ул зур дәүләт бүләкләренә ия була. 1975 елда «За трудовое отличие», 1983 елда бронзовый медалльләре белән бүләкләнә. Мария Абрамовна белән 4 ул, 4 кызга гомер буләк итәләр. 19 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Кызганычка, Мария Абрамовна каты авырудан соң, 5 ел элек вафат була.

«Бу елнын февралендә тормыш коруыбызга 60 ел булды. Мария булмагач, бу бәйрәм күзгә күренмәде», — диде Николай абый. 

Күзләрендә сагыну яшьләре белән чыланды. Балалары үз гаиләләре белән тигезлектә яшиләр. Аларның тормышлары, белемнәре, эш күрсәткечләре, уңышлары белән горурланып, шатланып яши ул. 8 бала, барысы да исән-саулар. Балалар, оныклар үстерәләр, туган үскән өйләрен онытмыйлар.

Председатель совета ветеранов Хозесановского сельского поселения БояринаО. М

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев