Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бахта авылында музей ачылды

Бахта авылы клубы зур булмаса да, Чистай районындагы керәшеннәрнең төп иҗади үзәге булып тора.

Анда үткәрелгән чаралар, бәйрәмнәр барлык керәшеннәрне берләштерә.

 Бахта авылы клубында  методист булып эшләгәндә Анна Акманова Президент Мәдәни инициативалар Фонды тарафыннан оештырылган грантлар конкурсында туган авылы исеменнән проект тәкъдим иткән һәм зур күләмдә грант откан иде. Проектның исеме – “Тарихи мирас һәм бүгенге көн – Татарстан авылларында музей”. Ул тарихи материаль һәм нематериаль байлыкларны саклап калуга юнәлдерелгән.

Шушы көннәрдә әлеге грант кысаларында музей ачылу тантанасы узды.

“Урамда халкыбызның “Ак калфак” көе уйнап торды. Бик күп кунаклар җыелды. Аларны авыл клубы хезмәткәрләре ипи, тоз белән каршы алдык. Килгән кунаклар арасында Чистай муниципаль районының  "Чистай поселокара үзәк китапханәсе" директоры Ирина Герасимова, керәшеннәр җәмгыятенең Чистай бүлеге советы рәисенең урынбасары Алексей Ефимов, авыл җирлеге башлыгы Ландыш Хәбибуллина бар иде. Алар һәркайсы чыгыш ясады,  Бахта музееның бай булуын, анда архив документлар, иске пластинкалар, милли кием-салымнар һәм якташлары Вера Минкина турында күп мәгълүмат тупланганлыгы турында сөйләделәр. Музей ачу эшендә, авылның киләчәген кайгыртуда авыл клубы хезмәткәрләренең тырышлыгын ассызыклап үттеләр”, – дип хәбәр итте безгә китапханәче Валентина Чапыжникова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев