Шушы көннәрдә Чистай районының Бахта авылы клубында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреевның иҗат кичәсе булды.
Ул – Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, композитор, җырчы, оста баянчы да.
“Үзенең моңлы, мәгънәле җырларын башкарды. Аның үзе иҗат иткән җырлары алтмыштан артып китә. Баянда шулкадәр оста, халык йөрәгенә үтеп керерлек уйный”, – дип хәбәр итте Бахта клубының хезмәткәрләре.
Нет комментариев