Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Башкортстаннан — Покрау пиругы

Покрау бәйрәменә күрше республиканың Туймазы шәһәрендә яшәүче Тамара түти Макарова ел да өстәл әзерли.

— Покрауга элегрәк киндер орлыгыннан, кишердән пируглар пешерә идек. Хәзер аның эчлеген кишер белән күкәйдән ясыйм. Сез дә пешереп карагыз:

Күкәйне дә, кишерне дә пешерәм. Кабыгыннан чистартып, икесен дә тирән табакка салам. Вакланганчы пычак белән турыйм. Сөт өсте (каймак — ред.) һәм чәй калагы белән әз генә песок салам. Болгатам. Камырын төчегә басарга да була: 2-3 калак үсемлек мае, 2-3 калак сөт өсте, бер шырпы кабы тирәсе акмай, ярты стакан су, тоз. Камырны ишлерәк итсәм, суны бер стакан салам. Күкәй кушмыйм. Камырны йомшак итеп басам. Пиругны 30 минутлап пешерәм. 

83 яшемә җитсәм дә, Покрауны ел да искә алам, чөнки 14 октябрьдә туй уздырдык. Иң беренче, Туймазыга, үземнең инәйләргә туйга килдек. Ә Октябрь бәйрәмендә бинанайлар ягында булды. Әй, заманалар... Бертуган тутам Раиса, туйда бирер әйбере булмагач, яулыгын косынка итеп кисеп, миңа да бирде, үзенә дә калдырды. Туймазыдагы укытучы парлар олы бер яулык алып килгән иде. 

Туйга 30 сумлап акча керде. Ирем Валентин белән Бакалыга барып, кер уа торган тактасы белән бергә корыто, 10 агач кашык һәм 5 тәңкәгә бер көзге алдык, — дип Покраулы туйларын искә төшереп сөйләде Тамара түти. 

Тамара түтине безнең редакция ни өчен якын итә? Ул хакта беләсегез килсә, «Туганайлар»ның 12 октябрь санын укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев