Сәвәләй беренче, Баграж икенче урында
26 октябрьдә Зәй спорт-сәламәтләндерү комплексында «Сәламәтлек-2019» спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча беренчелек узган. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.
Беренчелектә барлыгы алты команда көч сынашкан. Ярыш нәтиҗәләре буенча Сәвәләй командасы җиңүче булган, Баграж - II, Чыбыклы командасы III урынны алган.
Фото: группа ВКонтакте "Багряжское Сельское Поселение"
Нет комментариев