Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Башка милләт балаларына ял итү өчен «Айбагыр» туры киләме?

Быел «Айбагыр» этносменасы 13нче тапкыр керәшеннәрнең киләчәге булган балаларны 23 июльдән – 9 августка кадәр үзенә җыячак. Яңа сменага гаризалар кабул итү инде тәмамланды. «Айбагыр» этносменасы турында аның координаторы Аида ТУКАЧОВА белән сөйләштек.

– Башка милләт, әйтик, татар, рус балаларына ял итү өчен «Айбагыр» туры киләме?

– Әлбәттә. Узган ел башка милләт балалары да булганга күрә, без шушы сорауны үзебезгә дә биргән идек. Ял итүчеләрне аермыйча, барысын да керәшен культурасы белән таныштыру ягында без. Максат – башка милләтләрне үзебезнең йола-гадәтләребез, мәдәниятебез белән таныштыру, чөнки кайбер балалар керәшеннәрне белмәскә дә мөмкиннәр. Тәҗрибә күрсәткәнчә, балаларыбызга бу юнәлеш ошады. Беренче чиратта, бу проектның төп максаты керәшен балаларын җыеп, алар белән бергә эшләп, керәшен традицияләрен саклап калу булса, башка милләт балалары арасында керәшеннәре таныту да яхшы, дип уйлыйм. Безнең команда сменада гел керәшен балалары гына булмавына уңай карый.

– Священниклар белән очрашу каралганмы? Чиргә әйләнгән гаджетка бәйлелектән аерып буламы балаларны?

– Күбесе керәшеннәр булса да, бездә татар балалары да ял итә. Шулай булгач, йола-гадәтләр, мәдәният турында сөйләшсәк тә, дингә кагылганыбыз юк. Шулай дөресрәк булыр шикелле, тоела. Ә телефоннарга, планшетларга килгәндә, монда без «бабайлар методы»н кулланабыз. Смена башында телефоннарын җыеп алабыз, якыннары белән сөйләшергә кирәк булганда гына биреп торабыз.18 көндә балаларның башлары интернеттан ял итәргә тиеш. Бу иминлек ягыннан да мөһим, гаджетлар югалырга, ватылырга мөмкин, андый күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, телефоннар – вожатыйларда, сейфта. Ә шулай да программада интерактивлык та каралган, мастер-классларда да электрон экран белән эш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев