Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» ансамбле Сочидагы Сабантуйда булып кайтты

28 апрель көнне Сочида V Көньяк Сабан туе узган. Адлер мәдәният һәм ял паркына Россиянең 21 төбәгеннән кунаклар һәм делегация булган.

Татарстанда Сабантуй, июнь ае башында бәйрәм ителсә, көньяктарак милли бәйрәмне иртәрәк каршы алганнар. 

«Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле анда керәшен, татар һәм рус мәдәнияте белән таныштырды. Йола-гадәтләрен үз эченә алган борынгы җыруларны, милли биюләрне башкардылар.

Фото: ГФА кряшен «БЕРМЯНЧЕК»


Нет комментариев