28 ноябрь көнне Минзәлә районының Иске Мәлкән авылында гомер итүче Анна Викторованың 90 яшьлек юбилее булды.
Анна апа кечкенәдән үк тормышның ачысын-төчесен татып үссә дә, бер дә зарланырга яратмый. Тыныч, акыллы, тыйнак. Ул 12 яшеннән эшли башлаган,14 яшеннән 3 ел урман кискән. Авылга кайткач, кая кушсалар, шунда эшләгән. 1972 елдан башлап 36 ел буе Мәлкән авылы терлекчелек комплексында сыер савучы булган. 1986-88 елларда Иске Мәлкән фермасында гаилә подряды белән сарыклар караганнар. 1989 елда лаеклы ялга чыккан.
Ире Тамар Павлов белән 2 малай һәм 1 кыз үстергәннәр. Балалары да үзләре кебек тырыш аның. Һәрберсе җәмгыятькә файдалы кешеләр булып эшлиләр, матур итеп яшиләр. Анна апа белән Тамар абый 1964 елның 17 июнендә кавышалар һәм, иңне-иңгә куеп, 52 ел гомер иткәннәр. Тамар абыйның мәңгелеккә күчкәненә – 8 ел.
Эштән туктагач, Анна түти өйдә генә ятмый, «Мәлкәнәй» халык фольклор ансамблендә җырлап йөри. Районның Бикбау һәм башка авылларында, Казан шәһәрендә чыгышлар ясыйлар.
Анна Александровнаның 8 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Алардан бары тик игелек күреп, бергә-бергә, күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Лариса Әхмәтшина.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев