Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балык Бистәсе районының керәшен авылларында Май чабу бәйрәме гөрләде - фото

Олы уразага керер алдыннан керәшен авылларында май чаптылар

Югары Мәшләк авылында Май чабу бәйрәме 13 март булган. Бәйрәмдә халык күңел ачкан, кызыклы уеннарда катнашкан, матур җырлар тыңлаган.

14 март көнне Май чабу Казаклар Чаллысы белән Иванай авылында үткәргәннәр.

Казаклар Чаллысында уңган киленнәр "Иң тәмле белен" конкурсында көч сынашкан. Һәрбер хатын-кыз бәйрәмгә үзләренең рецептлары буенча пешергән беленнәр алып килгәннәр. Иң оста белен пешерүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелгән.

Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре катнашкан. Алар авыл халкына матур җырларын бүләк иткәннәр. Ә бәйрәмгә килгән кунаклар "Чабата", "Пешмәгән", утын кисү кебек кызыклы уеннарда катнашып, бүләкләр отканнар. Бәйрәм ахырында теләкләр язылган кәгазь битләре белән карачкыны яндырганнар, аның тирәли әйләнеп, җырыулар җырлап, кышны озатканнар.

Иванайда май чабу авыл клубы янында үткән. Биредә дә шулай ук халык кызыклы уеннарда катнашкан, кайнар беленнәрдән авыз иткән. Шуннан соң авыл халкы матур чуклар белән бизәлгән җигелгән атка утырып, авыл әйләнгән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев