Бүген, 11 апрель көнне, Балык Бистәсе районы мәдәният йортында культура хезмәткәре көне үткәрелде.
Бәйрәм барышында Балык Бистәсенең алдынгы мәдәният хезмәткәрләре район, республика Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында өч карендәшебез дә бар. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова исеменнән Мактау грамотасы Бирдебәк авылы клубы җитәкчесе Евдокия Толстовага һәм Казаклар Чаллысы авылы клуб җитәкчесе Валентина Ефимовага тапшырылды. Балык Бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов район мактау грамоталары белән Алан-Полян, Лесхоз авылы клубы җитәкчесе Лариса Кибякова һәм Казаклар Чаллысы клубы художество җитәкчесе Сергей Новиковлар бүләкләнде. Карендәшләребезне зур уңышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Нет комментариев