Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балчыклыда Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты узган - фото, видео

Түбән Кама районының Балчыклы авылы клубында “Сагынып килдек сезне күрергә” дигән концерт булды.

Ул концертны, 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан, “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина (режиссеры да – үзе) оештырды.

Сәхнәгә Галина Еремеева, Лена Зәйдуллина, Владислав Домолазов кебек, тамашачы һәр чыгышларын алкышлап каршы алучы җыручылар бер-бер артлы чыгып, җанга якын керәшен көйләрен башкардылар. “Сүрәкә” ансамбленең шушы һәм башка як керәшеннәре көйләрен оста итеп җырлауларына залдагылар үзләре дә кушылды.

Концерттан соң да, ансамбльдәгеләр белән бергәләп, Балчыклы түтиләре үз авылары көен сузды. Яшьлекләрен искә төшереп, уртага биергә төшүчеләр дә аз булмады.

Балчыклы керәшеннәре кунакчыллыгы белән, үзара арлашу, әңгәмә чәй табынында дәвам итте. “Сүрәкә”нең киләсен белеп, тамашчылар өйләрендә үзләре пешереп алып килгән пируклар, тәм-том белән өстәл тулды. Ә Балчыклының иң өлкән кешеләреннән булган Палук әбинең һәм башка түтиләрнең күңелләре яшьлек хатирәсе булган җыр-моң дөньясында йөзде.

Балчыклылар үзләренә шундый зур бәйрәм оештыру мөмкинлеге тапкан өчен, Түбән Кама керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдиновага, аның ярдәмчеләренә һәм үзләренең авылдашлары – “Сүрәкә” ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллинага кат-кат рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев