Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Баландыш авылында “Түгәрәк уен” узды

Теләче районының Баландыш авылы төрле милләт вәкилләрен үзенә җыйды.

«Түгәрәк уен» быел икенче тапкыр үтте. Бәйрәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән бергәлектә уздырыла. Монда район газетасына язылучылар, кунаклар рәхәтләнеп җырлап-биеп, мунча себеркесе бәйләп, печән чабып ял иттеләр. Ял итеп кенә калмадылар, ярышларда үзләре призга откан куяннарны, бозауларны алып кайтып киттеләр.

Бәйрәмдә Иске Карабаяннан «Беләзек» һәм Субаштан "Нардуган"  фольклор ансамбльләре керәшен җыруларын яңгыраткан.

Мәйдан уртасында себерке бәйләүчеләр арасында иң җитезе — Теләче районының Иске Карабаян авылы Мария Степанова.

«Ел саен себерке әзерлибез. Аны 12-21 июльдә әзерләп бетерергә тырышабыз. Ул вакытта әзерләгән себеркеләрнең яфраклары коелмый. Себеркене кайнатам бик матур итеп бәйли иде, безне дә шул өйрәтте. Быел үзебез 20 пар себерке әзерләдек. Безгә җитә. Кан басымнары күтәрелә шул, шуңа мунчаларда бик озак булмыйбыз. Мунчада һәрвакыт себерке исе чыгарабыз, — дип сөйләде «Беләзек» ансамблендә җырлап йөрүче Мария Степанова.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев