Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларыгыз яңа уку елына әзерме?

Әле кайчан гына мәктәптә укулар тәмамланып, балалар ел буе зарыгып көткән җәйге каникулларга таралышкан иде. Инде балаларның яңадан мәктәп җыелыр чагы җитте дә.

Ата-аналарның мәктәп өчен кирәк-ярак алып, балаларын яңа уку елына әзерләп йөргән чоры. Кайбер ата-аналар балаларын беренче класска озаталар, алар «үзебез мәктәпкә яңадан баргандай инде» диләр. Быел балалары беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә торган карендәшләребез белән сөйләштек.

Индира МИНКИНА, Чистай районының Бахта авылы:

– Кызым Карина беренче класска үз авылыбыз мәктәбенә барачак. 3 яшь тулганчы ул үзебездәге балалар бакчасында булды, ә үсә төшкәч, атнага 2 тапкыр Чистай шәһәрендәге әзерлек группасына бик теләп йөрде. Бүгенге көндә балалар өчен бөтен әйбер шактый тора. Хәзерге бәяләр белән Каринаны мәктәпкә әзерләү бик кыйммәт чыкмады дип уйлыйм, якынча 35-40 мең. 

Ирина ОРЛОВА, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы:

– Быел төпчек улым Матвей үз авылыбыздагы мәктәпнең беренче классына керә, ә олы кызым – унбергә. Шуңа күрә, баланы беренче класска әзреләү онытылып беткән инде. Ун ел элек булган бәяләр хәзер юк шул инде, бөтен әйбер кыйбат, аеруча балалар товары. Ә ике бала өчен кирәк-ярак, кием күпкә барып баса. Беренче класска баручыларга районнан портфель, китаплар бирәләр, ә безнең эштән –“Август-Кайбицы”дан – концтоварлар. Улыбыз балалар бакчасына йөреп үсте, мәктәптән курыкмыйбыз, бик шук ул безнең.

Алина АРМЯНСКАЯ, Питрәч районы:

– Кызым Леона Питрәч шәһәренең 2нче урта мәктәбенә укырга керә. Ул безнең узган ел сентябрьдән башлап, майга кадәр “әзерлек классы”на йөрде. Балалар бакчасына да кечкенәдән үк яратып барды. Мәктәп, яисә район кирәк-ярак белән булышамы-юкмы, әлегә белмим. Бер баланы мәктәпкә әзерләп була әле, безнең, барысы бергә, 25-30 мең тирәсе чыкты. Ә менә 2-3 балалы гаиләләргә авыргарак туры киләдер...

Роза ШӘМСЕТДИНОВА, Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылы:

Аяз улым беренче класска укырга керә. «Чишмәкәй» балалар бакчасына йөргәндә үк, әзерлек группасында шөгыльләнде. Баланы баштанаяк киендерергә, кирәк-ярак алырга төгәл 22 мең 740 сум акча китте. Бу көннәрдә Питрәчкә дә дәштеләр, анда күп балалы гаиләләргә ярдәм буларак, мәктәп кирәк-ярагы салынган укучы сумкасы бирәчәкләр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев