Бакалының Тройсын бәйрәмендә керәшен халык җырулары яңгырады
Хәбәрләр

Бакалының Тройсын бәйрәмендә керәшен халык җырулары яңгырады

Бакалының Изге Троица чиркәве территориясендә Изге Тройсын көнен бәйрәм итүгә багышланган концерт узды.

Бәйрәмгә җыелган халыкны керәшен халык җырулары белән сөендерделәр. Умер авылыннан Ксения һәм Екатерина Рыцевалар, Корчай авылының “Идәш баш” (җитәкчесе Надежда Пятибратова), Яңа Балыклының “Туганайлар” (җитәкчесеНаталья Васильева) фольклор коллективлары катнашкан. «Чиркәүдә келәү иткәннән соң, барлык катнашучылар өчен бәйрәм концерты оештырылды Барлык үзешчән җырчыларның чыгышын тамашачылар җылы каршы алдылар, яратып тыңладылар»,– дип язды Рыцевалар вокал дуэтының җитәкчесе Ольга Маркова.

Фотолар: МБУ "Бакалинский РДК им. Нажиба Асанбаева"

 


Нет комментариев