Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бакалыда керәшеннәрнең төбәкара халык иҗаты фестивале узачак

Башкортстан керәшеннәре милли-мәдәни үзәге оешуга 25 ел тула. Шул уңайдан, «Бер күрешү — бер гомер» дип исемләнгән фестиваль һәм очрашу кичәсе булачак.

Программада Башкортстанның Бакалы, Чакмагыш, Илеш районнарыннан, Татарстанның Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән килгән фольклор коллективлар чыгыш ясаячак. Юбилейга Казаннан керәшен оешмасы вәкилләре, «Бәрмәнчек» ансамбле дә барачак.

«1998 елның 30 январенда Бакалыда Башкортстанның милли-мәдәни керәшен үзәген булдыру буенча оештыру конференциясе узды. Чара алдыннан Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимовның «Башкортстан халыкларының милли-мәдәни үсешенең республика программалары турында» Указы чыккан иде.

«Конференциядә катнашучылар оешманың уставын расладылар һәм 15 кешедән торган идарә сайладылар. Идарә рәисе итеп Бакалы 1 нче урта мәктәбе директоры Евгений Андреевич Артемьев сайланды», — дип искә ала Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

Бәйрәм кичәсе 24 ноябрь көнне Бакалы районының Николай Асанбаев исемендәге мәдәният йортында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев