Башкортстан респубикасында яшәүче карендәшләребез белән хәбәрләшеп яшибез
Бакалы районының Корчай авылында гомер итүче, 83 яшьлек Ольга Никифорова җыр-моңга оста кеше. Бик озак еллар, районның керәшен фольклор ансамблендә җырлаган, быел пандемия чире генә бераз туктаткан. Шулай да, ул мәдәни чараларда катнашуын дәвам итә. Әле 21 февральдә генә үткән – “Яраткан җырым туган телемдә” дип аталган, Туган тел көненә багышланган конкурста катнашкан. Аның видеосын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Нет комментариев