Бакалы керәшеннәренең бәйрәм ризыклары
Башкортстан керәшеннәрендә дә бәйрәм көнне иң тәмле сыйлар әзерләү, бер табын артына җыелу, кунаклар килү, котлаулар, бүләкләр тапшыру йоласы саклана.
Керәшен тәбәсе Олы көн, Питрау кебек олы бәйрәмнәрдә, туй, бәби чәйләренә генә пешерелә.
Аның өчен кирәк булачак: сөт, күкәй, тоз, шикәр комы, чүпрә, он.
Ярты литр җылы сөткә 8 күкәй, сылама гына итеп бер аш кашыгы тоз, ике аш кашыгы шикәр комы, бер пачка коры чүпрә һәм 4 стакан он салып болгаталар. Җылы урынга куеп ике сәгать кабарталар да майланган табага салып, 45 минутка газ миченә куялар. Пешеп чыкканнан соң өстенә мул итеп эретелгән атланмай салалар. Аның бөтен хикмәте дә шушы маенда инде. Ул чеп-чи майда гына булырга тиеш. Керәшен тәбәсен табынга пирог кебек ромбик формасында кисеп чыгарасың. Мае агып торган әлеге ризык чынлап та телеңне йотарлык бик тәмле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев