Баграж җирлегендә зиратны чистарту өмәсе узачак. Читтә яшәүче авылдашлар да битараф калмасын иде
Хәбәрләр

Баграж җирлегендә зиратны чистарту өмәсе узачак. Читтә яшәүче авылдашлар да битараф калмасын иде

Ел саен Баграж авыл җирлегендә зиратларны чистарту һәм тәртипкә китерү буенча өмәләр оештыра. Быел ул 10 майда узачак

Барыбыз да оешкан төстә җыелып, зиратны чистартып, мәңгелек йортыбызны тәртипкә китерик. Бу - безнең изге бурычыбыз. Иртәме-соңмы, барыбыз да шунда барасы.

-Әлеге чарага читтә яшәүче авылдашлар да битараф калмасыннар иде. Кайларда гына яшәсәк тә, соңгы юлыбыз туган авыл зиратына илтә бит, ди Урта Баграж авылында яшәүче Федора Краснова.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Фотода 2018 елда узган өмә.


Нет комментариев