Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Азык-төлеккә бәяләр көйсезләнә

Соңгы атнада республикабызда кайбер продуктларның хакы арткан, ә кайберләренеке, киресенчә, кимегән.

Бер атна эчендә маргарин – 1,82 процентка, ә эремчек 1,19 процентка арзанайган. Хәзер маргаринның бер килограммы 235 сум 73 тиен тора (моңа кадәр 240 сум 8 тиен иде). Эремчекнең бер килосы – 345 сум 20 тиен (элек 349 сум 26 тиен булган).

Шул ук вакытта, суган, кишер, чөгендер, кыяр һәм помидор бәяләре, көйсезләнеп, югарыга “сикергәннәр”.

Башлы суган, бер атна эчендә 9,16 процентка кыйммәтләнгән: моңа хәтле килограммы 35 сум 43  тиен булган, ә хәзер – 38 сум70 тиен. Кишергә дә бәя 7,4 процентка арткан: аның бер килограммы элек 31 сум 12 тиен булса, хәзер инде 33 сум 48 тиен түләргә туры килә. Кызыл чөгендернең дә килосы – 30 сум 80 тиен (32 сум 35 тиен иде).

Иң нык кыйммәтләнгәне – кыяр: ул 14,38 процентка арткан һәм бер килограммы 245 сум 25 тиенгә барып баса (214 сум 45 тиен иде). Помидор бәясен дә 5,52 процентка “сикерткәннәр”: 158 сум 83 тиен (150 сум 56 тиен),

Хәзер бананның килосы – 96 сум 92 тиен (4,04 процентка артты), кәбестәнеке – 21 сум 37 тиен (3,09 процентка арткан), алманыкы – 93 сум14 тиен.

Төрле сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәккә, икмәк-күмәч ризыгына 77 сум 84 тиен (1,41 процентка арткан) акча түләргә тиеш булабыз.

Җирле статистика мәгълүматы шуны күрсәтә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев