Дәресне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгелче үткәрде.
"Айбагыр"да ял итүче балаларны керәшен халкының көнкүреше һәм мәдәнияте, төрле районнарның җирле сөйләм үзенчәлекләре, фольклор иҗаты, һөнәрчелек үрнәкләре, музыка сәнгате белән таныштыралар.
11 август, этносмена программасы кысаларында, балалар өчен балчыктан әвәләү буенча дәрес узды. Аны кул эшләре остасы, декоратор һәм Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгелче Элина Рашидовна Якупова үткәрде. Ул балчыктан әйбер ясаучы һөнәрчеләр турында сөйләде һәм сәнгатьнең әлеге юнәлешенең килеп чыгышы, гомумән, тарихы белән таныштырды.
Мастер-класста һәркем үзенең эшләнмәсен әзерләп, күңелле итеп вакыт кичерде. "Айбагыр"лыларның хоббилары тагын бергә артты.
Нет комментариев