Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр” – фестиваль лауреаты

Сарман районындагы Ләке авылы балаларының “Айбагыр” керәшен фольклор ансамбле “Моңлы тамчы” фестивалендә лауреат исеменә лаек булды.

“Айбагыр” ансамбленең кызлары һәм малайлары фестиваль сәхнәсенә керәшен милли киеменнән чыктылар. Алар “Урамнардан кемнәр килә” җыруын башкардылар. Шулай ук, “Васса, Алина”ны уйнап күрсәттеләр. Керәшеннең җырлы-биюле бу уенын балаларга Ләкенең олы яшьтәге керәшеннәре – Валентин Кузьмин (чын дөнҗада инде) һәм Тамара Подвалова (“Игәнә” ансамбле җырчысы) өйрәткән. Балалар сәхнәдә чыгыш ясаганда иң нык дулкынланучы тамашачы, мөгаен, “Айбагыр”га йөрүче Каринаның әнисе Алсу Хәйбулова булгандыр.

“Айбагыр” ансамбленә фестиваль лауреаты дипломы тапшырдылар һәм ансамбльдәге ун баланың һәрберсенә пауэр банк бүләк иттеләр.

Билгеле булганча, “Моңлы тамчы” фестивале 22-23 июльдә Болгар музей-тыюлыгында оештырылган халыкара “Ага-Базар” этник мәдәният фестивале кысаларында уздырылды.

Унынчы мәртәбә оештырылган “Моңлы тамчы”да исә Татарстан районнарыннан барлыгы 20 коллектив катнашты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев