Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр" этнолагерe 10нчы тапкыр керәшен балаларын кабул итте – фото

"Айбагыр"га республиканың төрле районнарыннан 10-17 яшьлек 70 бала ял итәргә килде

 Этносмена 13-28 август көннәрендә Мамадыш районының Соколка авылы янындагы “Кама” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында уза. Быел монда – "Айбагыр" һәм "Нурлы Алан" этносменалары бергә ял итә.

15 август көнне сменаны ачу тантанасы узды. Балалар лагерьда вакытларны файдалы уздырырга, тәртипле булырга һәм рәхәтләнеп ял итәргә сүз бирделәр. Тантанада отрядлар иҗади номерләр күрсәттеләр. Соңыннан  "Айбагыр" флагын күтәреп, лагерьны ачык дип игълан иттеләр. 

"Айбагыр"га республиканың төрле районнарыннан 10-17 яшьлек 70 бала ял итәргә килде. Аларны 3 отрядка бүлгәннәр: "Сандугачлар", "Орлыклар" һәм "Тәңкәләр". 
“Айбагыр” лагерена 3 вожатый билгеләнгән. Балалар белән эшләргә Республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активистлары килә. Вожатый – балаларга үрнәк булырга тиешле кеше. Шуның өчен дә аларга конкурслар ясап, иң көчле һәм тәҗрибәләре җиткәннәрне генә сайлаганнар. Быел лагерьда “дәдәй” һәм “түти”ләрдән  Юлия Дувалова (смена координаторы), Алёна Кудряшова (педагог оештыручы), Аида Сахарова, Кирилл Чернышов һәм Анна Киселева булачак. 
Шулай ук, лагерьның ди-джейе, күп еллар "Айбагыр"да тәрбияләнгән Вадим Шрыковны да әйтеп китәргә кирәк.
“Айбагыр” сменасы керәшен балалары өчен оештырылган махсус смена. Сабыйларга халкыбызның йолаларын, фольклорын, традицияләрен, үзенчәлекләрен өйрәтү өчен лагерьда барлык уңайлыклар да бар. Смена тәмамлангач та, үзләренең белемнәрен бүтәннәр белән теләп бүлешергә әзер балалар тәрбияләү – лагерьның төп бурычларының берсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев