"Айбагыр чибәре"нә тамакса бүләк иткәннәр - видео
Хәбәрләр

"Айбагыр чибәре"нә тамакса бүләк иткәннәр - видео

“Айбагыр чибәре” титулына Диана Чуктиева лаек булган

25 августта "Айбагыр" этнолагеренда "Айбагыр чибәре"н сайлаганнар. Конкурста алты кыз катнашкан.

Кызлар конкурста керәшеннәрнең йола-гадәтләрен ни дәрәҗәдә белүләрен һәм үз сәләтләрен күрсәткәннәр. Нәтиҗәдә Арина Еремеева – "Иң ихлас кыз", Дарья Дементьева – “Иң сәләтле кыз”, Ксения Чернышева – “Иң җаңгыраучан кыз”, Диана Чуктиева – “Иң оста биюче”, Диана Еремеева – “Иң ачык күңелле кыз”, Анна Баранова – “Иң дәртле кыз” номинациясендә җиңүчеләр булганнар.

“Айбагыр чибәре” титулын Диана Чуктиева алган. Дианага керәшен костюмнары белгече Валентина Максимова ясаган тамакса биргәннәр.

 


Нет комментариев