Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр" чибәре һәм җегете ачыкланды - фото, видео

Егетләр һәм кызлар "Сәхнә җолдозы", "Иң сөйкемле кыз", "Иң яхшы биюче", "Иң музыкаль кыз", "Кызлар күңелен яулаучы җегет", "Иң булдыклы җегет", "Иң шаян җегет", "Иң музыкаль җегет" номинацияләрендә җиңделәр

20 август көнне "Айбагыр" этнолагерендә "Айбагыр чибәре" һәм "Айбагыр җегетен" сайладылар. Конкурста барлыгы 5 егет һәм 4 кыз катнашты.

"Айбагыр кызы" һәм "Айбагыр җегете" - этнолагерьнең иң көтеп алынган конкурсларының берсе. Конкурска егетләр һәм кызлар смена башыннан бирле әзерләнә: керәшеннәрнең мәдәниятенә, йолаларына, бәйрәмнәренә багышланган лекцияләрне тыңлый, милли биюләрне, җыруларны үзләштерә. Конкурс барышында балаларның керәшеннәргә кагылышлы барлык белемнәре дә ачыклана, иң матур сәләтләре сәхнәдә күрсәтелә.

"Айбагыр"да барлыгы 4 отряд бар. Конкурста һәрбер отрядтан да катнашучылар булды. Кызлар арасында: 4 отрядтан - Анастасия Харитонова, 5 отрядтан - Дарья Дементьева, 6 отрядтан - Анжела Чуктиева һәм 7 отрядтан - Антонида Асанова. Егетләр: 4 отрядтан - Артём Рязанов, 5 отрядтан - Андрей Казанцев, 6 отрядтан - Дмитрий Степанов, 6 отрядтан - Арсений Сергеев, 7 отрядтан - Елисей Грибаков. Конкурсның өч этабын да уңышлы үтеп, балалар төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар:

Анжела Чуктиева - "Сәхнә җолдозы";

Дарья Дементьева - "Иң сөйкемле кыз";

Анастасия Харитонова - "Иң оста биюче кыз";

Антонида Асанова - "Иң музыкаль кыз";

Елисей Грибаков - "Кызлар күңелен яулаучы җегет";

Андрей Казанцев - "Иң булдыклы җегет";

Артём Рязанов - "Иң шаян җегет";

Арсений Сергеев - "Иң музыкаль җегет";

Дмитрий Степанов - "Иң кыю җегет";

"Айбагыр чибәре" һәм "Айбагыр җегете" титулларын Анжела Чуктиева һәм Андрей Казанцев алды.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев