"Айбагыр" балалар фольклор коллективыннан Олы көн бәйрәме күренеше
Авылларыбызда бүген Олы көн бәйрәме ничек үтә икән? Әйдәгез, Бирдебәк клубы каршында эшләп килүче "Айбагыр" балалар фольклор коллективы чыгышын карап китик
Нинди көн соң ул Олы көн?
7 январь Рождество (авыз ачу) көнне Иисус Христос туганнан соң, 19 январьда чумылдырыла һәм 33 яшендә, явыз җаннар тарафыннан тотылып, тере көенчә Качка кадаклана. Шуннан соң бар дөньяны гаҗәпкә калдырып, ул яңадан терелеп, аякка баса һәм бу көн - Олы көн дип атала.
Олы көн бәйрәме язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә - 4 апрельдән 8 май араларындагы атна көнгә туры килә. 2022 нче елда 24 апрельдә зурлап билгеләп үтелә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Православие дине өйрәтүләре буенча, Иисус үз ирке белән үзенә газап һәм җәфалы үлем алып, шуның белән кешеләрнең җазыкларын үзе җолып ала. Олы көнгә каршы төн бөтенләй үзгә, серле, язгы төннәрнең берсе. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш, чөнки бу төнне бәхет өләшәләр, ә йокласаң, өлешсез каласың, дигән сүз.
Бәйрәмгә кадәр олылар 7 ат-на ураза тота. Элек ураза тотудан бала-чага да читтә калмаган. Бу вакыт эчендә ураза тотучылар төрле үсемлекләрдән гаҗәпкә калдырып, ул яңадан терелеп, аякка баса һәм бу көн - Олы көн дип атала.
Пасха бәйрәме язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә - 4 апрельдән 8 май араларындагы атна көнгә туры килә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Православие дине өйрәтүләре буенча, Иисус үз ирке белән үзенә газап һәм җәфалы үлем алып, шуның белән кешеләрнең җазыкларын үзе җолып ала. Олы көнгә каршы төн бөтенләй үзгә, серле, язгы төннәрнең берсе. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш, чөнки бу төнне бәхет өләшәләр, ә йокласаң, өлешсез каласың, дигән сүз.
Бәйрәмгә кадәр олылар 7 атна ураза тота. Элек ураза тотудан бала-чага да читтә калмаган. Бу вакыт эчендә ураза тотучылар төрле үсемлекләрдән әзерләнгән ризыклар белән генә тукланырга тиешле. Олы ураза вакытында кеше сөйләү, җазыклы эшләр башкару тые-ла. Пасхага хәтле өч атна элек өй юыла, йорт тирәләре тазартыла. Олы көнгә каршы кичтә, мунча кереп чыккач, күпләп күкәй маныла. Хуҗа хатыннар иртәнгә кадәр тәм-том өлгертә, әче һәм төчегә басылган камырлардан күмәч, пилмән, шишара һәм башкаларны пешерә.
Изгеләр китабында бәйрәм көнне менә мондый сүзләр әйтергә кушылган:
"Бүген Христос терелеп торган көнне, бәйрәм итеп җактырылышыйк та, әй туганнар диешеп, бер-беребезне кочаклашыйк; безне күралмый торганнарны да, Христосның терелеп торуы хакына, барын да кичерик; аннары дәшеп, болай әйтик:
- Христос үлгәннән терелеп торган, үлгәннеге белән үлемнең кыуатын бетергән, үлгән кешеләргә дә тереклек биргән".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев