Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылларда өмәләр узды

Елдагыча майга кадәр авылларда әйләнә-тирәне чүп-чардан чистарту буенча өмәләр оештырылды.

Авылларда май бәйрәмнәре җитү белән өмәләр үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара.

Бакалы районының Ахман уртак предприятиесе территориясендә җыештыру эшләре алып барылды. «Анда Ахман авылы кешеләре, авыл җирлеге администрациясе, Иске Балыклы авыл җирлеге бюджет хезмәткәрләре, Ахман урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы һәм укучылары, «Очкын» җәмгыяте хезмәткәрләре катнашты»,— дип хәбәр иттеләр ахманлылар.

Питрәч районының Янсуар авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу эштән читтә калмады.

Кайбыч районының Мәлки авылы укытучылары һәм укучылары да #Экояз2024 акциясе кысаларында, тирә-юньне чүп-чардан арындыру өстендә эш алып бардылар. Бу хакта безгә Мәлки мәктәбендә башлангыч классларны укытучы Ольга Лазерева хәбәр итте. 

Шулай ук, Балык Бистәсенең Бирдебәк авылыннан Евдокия Толстова да #ЭКОЯЗ акциясенә кушылып, Бирдебәк авылы белән Котлы Бөкәш авыл арасындагы юл кырыенда урнашкан Кирпич заводы һәм сөт комбинаты (алар инде күптән эшләүдән туктадылар) капка төпләрен чүп-чардан арындырулары хакында хәбәр итте:

“Ташландык корылмалар.. Ә элек югыйсә анда эш кайнаган, капка төпләре дә, территорияләре дә чүп-чардан чистартылып торган бит. Ә хәзер тирә-ягына олавы-олавы чүп китереп ташлыйлар. Безнең авыл җирлегенә керми ул урыннар. Тик безнең юлыбыз шулар аша үтә. Анда аунап ятучы чүпкә йөрәгем әрни. Югыйсә, без аны кар бетүгә, ел саен чистартып куябыз. Ә ваемсыз кешеләр без күрмәгәндә тагын чүп-чар түгеп китә....

Кешеләр, без дә сезнең кебек кешеләр бит. Тирә-ягыбызга күз салыйк әле. Нинди генә чүп-чар юк ?! Кем соң аларны бирегә китереп ташлаган, кем чүп-чар калдырган? Әлбәттә, без үзебез

Сулыкларны пычратмыйк, чүп-чарны теләсә кая ташламыйк. Гомумән, яшәгән тирәлегебезнең ямьлелеген саклыйк.

Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз”, – диде ул.

Алабуганың Олы Шүрнәк авылыннан да шундый хәбәр алдык: «Тәртип һәм чисталык урнаштырдык. Күренеп торган нәтиҗә — чиста урамнар, җирле халыкны гына түгел, ә безнең җирлек территориясенә кергән һәркемне дә сөендерә»

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев