Авыл эшчәннәренә ярдәм йөзеннән
Хәбәрләр

Авыл эшчәннәренә ярдәм йөзеннән

Грант алырга теләүче фермерларга, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына виртуаль консультант ярдәмгә киләчәк.

Аны махсус телеграм-бот @grantmshrt_bot аша белеп булачак. Ул телеграм-бот “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперативын үстерү буенча компетенцияләр үзәге” учреждениесе тарафыннан эшләнгән. Грант ярдәменә өметләнүчеләр “Агростартап”, “Гаилә фермасы”, “Авыл хуҗалыгы кулланучыларының матди-техник базасын үстерү проектларын тормышка ашыруга грант”, “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр” программалары буенча, турыдан-туры, телеграм-ботның @grantmshrt_bot виртуаль консультантыннан актуаль мәгълүмат алачаклар.

Телеграм-бот @grantmshrt_bot кече фермерлык хуҗалыкларына дәүләт ярдәме төрләренә кагылышлы тулы мәгълүмат алу һәм фермерларның кесә телефоннарына документларны һәм грант бирү шартлары язылган белешмә-искәртмәләрне күчерү мөмкинлеге дә бирә.

 


Нет комментариев