Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Автомобилеңнән чүп ыргытсаң, штраф көтә

Россиядә машинадан чүп ташлаучыларга карата яңа закон көченә керде.

Россия Президенты тарафыннан расланган закон буенча, автомобильдән чүп ташлап калдырган кешегә 200 мең сумга кадәр штраф салырга һәм машинасын конфискацияләргә мөмкиннәр.

Чүп ташларга ярамаган урында җиңел автомобильдән, шулай ук, мотоциклдан һәм башка транспорт чарасыннан чүп-чар ташлаган өчен штраф күләме түбәндәгечә: аерым кешеләргә – 10-15 мең сум, җитәкче урындагыларга –  20-30 мең сум, юридик көчкә ия оешмаларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр.

Әгәр дә бу категория кешеләр кабат шундый ук адымга барсалар, ягъни бер мәртәбә штраф салынганнан соң да, машиналарыннан, мотоциклларыннан чүп-чар ташлап калдырсалар, аларның транспортлары конфискацияләнәчәк һәм әле тагын икеләтә күләмдә штрафка тарту да каралган.

Йөк автомашиналары, тракторлар йөртүчеләр арасыннан бу законны бозучыларга штраф суммасы күбрәк булачак. Ягъни, гади кешеләргә – 40 меңнән-50 меңгә, ә җитәкче урындагыларга – 60 меңнән-80 меңгә, юридик затларга  исә 100 меңнән 120 мең сумга кадәр штраф түләттерәчәкләр.

 Моңа кадәр машинага тагылган прицептан күп итеп чүп ташлаган очракта һәм әле анда да 3000-5000 сум күләмендә генә штраф  салына иде.

Бу закон 14 июльдән үз көченә керде.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев