Август Татарстанда тотрыксыз һава торышыннан, яңгыр һәм эсселектән башлана
Хәбәрләр

Август Татарстанда тотрыксыз һава торышыннан, яңгыр һәм эсселектән башлана

Июльнең соңгы көннәрендә һәм 1 августта Татарстанда тотрыксыз һава торышы, яшенле яңгыр көтелә.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада +36 градус эсселек, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. 29 июльдә көндез һава торышы үзгәрми.

Якшәмбе республика актив атмосфера фронтына эләгә. Көчле яңгыр һәм яшен көтелә, җил секундына 17-22 метр тизлек белән исәчәк.

Төнлә һава температурасы +17..+22 градус була. Көндез Татарстанның көнбатышында һава температурасы +26..+31 градус, көнчыгышта +36 градуска кадәр көтелә.

Якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна тотрыксыз һава торышыннан башлана. Кабат яшен, яңгыр көтелә, һава температурасы +24..+29 градус, көнчыгышта +33 градуска кадәр фаразлана.

Чыганак

 


Нет комментариев