Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортында узган слетта хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылган
“Һәр уңышка бар коллективның тырыш, намуслы хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән. Хезмәттәге югары уңышлары өчен белгечләргә, механизаторларга, терлекчеләргә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, агрофирманың Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды”, – дип хәбәр итә Хуҗа Хәсән авылының Вконтактедагы яңалыклар битендә.
Бәйрәм тантанасы авыл үзешчәннәре, мәктәп укучылары концерты белән үрелеп барган.
Нет комментариев