Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атнага ничә күкәй ашарга була?

Иртәнге ашка күкәй ашау холестеринны арттырмый

Көнгә бер күкәй аашуны гадәткә керткән кешеләрдә йөрәк ишемик авыруы куркынычы – 12 процентка, инфаркт куркынычы – 14  процентка, баш миенә кан саву  – 26 процентка, инсульт 10 процентка кимрәк булган.

Бу саннарны Россия диабетлар ассоциациясе президенты, энкдокринолог Михаил Богомолов китергән. Ул аларны Кытай галимнәре  хезмәтенә таянып әйткән. Ә Кытайда әлеге мәсьәлә буенча медицина тикшерүләрендә 0,5 миллион кеше катнашкан.

Шулай ук, бу табиб  әйтүенчә, Австралиядәге тикшерүләр, хәтта, атнага 12 күкәй (көнгә – 1-2) ашауның шикәр чирле кешеләр канындагы холестеринны арттырмавын күрсәткән.

Димәк, иртәнге ашка күкәй тәбәсе әзерләүче кешеләр, һич икеләнүләрсез, үзләре яраткан бу ризыкны ашауларын дәвам итә алалар.

Майлы табага аз гына тоз сибеп, помидор телемнәре тезеп, өстенә 1 күкәй сытып һәм шул күкәй сарысына бераз гына борыч та салып тәбә пешерсәң, телеңне йотарлык булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев