Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атна азагына аномаль җылылык көтелә

Бу хакта «Российская газета» РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Уралның төньягында сизелерлек җылытачак. Екатеринбургта һава температурасы климатик нормадан 8-10 градуска югарырак булачак. Бу шулай ук Омск, Томск, Новосибирск өлкәләренә дә кагыла.

Идел буе федераль округының төньягында температура климатик нормадан 10-12 градуска югарырак булачак. Биредә Түбән Новгород һәм Киров өлкәләре, Пермь крае хакында сүз бара.

Атна ахырында Красноярск краеның үзәк һәм көньяк районнарында һава температурасы климатик нормадан 12 градуска югарырак булачак: һава массалары Атлантикадан аномаль җылылык алып киләчәк.

Үзәк федераль округта атна дәвамында җылы һава торышы көтелә. Россиянең үзәк өлешендә температураның түбәнәюенә дә карамастан, һава температурасы климатик нормадан 2-4 градуска югарырак булачак, дип белдерде галим.

Шуның белән бергә, Якутиянең кайбер районнарында термометрның терекөмеш баганасы Цельсий буенча -62 градуска кадәр түбәнәячәк.

Татар-информ
Фото: letsgophotos.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев