Әлеге һөнәр Владимир Иванович гаиләсендә буыннан-буынга тапшырылып килгән.
Алабуга керәшеннәре айлыгы кысаларында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Алабуга районының төрле һөнәр осталарына кунакка барды.
Бүгенге көндә Олы Шүрнәк авылында торучы Владимир Кузнецов югалып килүче кызыклы һәм кирәкле һөнәр иясе. Ул - ат амунициясе буенча Алабуга районында, хәтта Татарстанда да сирәк осталарның берсе.
Видеосюжетта Владимир Иванович дугаларның ничек ясалуы, станокларда ничек эшләве турында сөйли һәм күрсәтә. Сезгә дә әлеге кызыклы герой белән танышырга тәкъдим итәбез.
Видео: Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк ВКонтактедагы төркеме
Нет комментариев