Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Җәшнә, кояш, җалтыра” республикакүләм конкурс-фестивале җиңүчеләрен акчалата бүләкләр көтә

Керәшен культурасы конкурс-фестиваленә гаризалар 16 марттан 30 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.

Яков Емельянов исемендәге республикакүләм “Җәшнә, кояш, җалтыра”  (“Свети, о Солнце, сверкай”) керәшен культурасы конкурс-фестивале игълан ителде. Ул Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла.

“Җәшнә, кояш, җалтыра” конкурс-фестиваленең максаты – яшьләрне һәм, гомумән, халыкны Җырчы Җәкәү иҗаты белән таныштыру, үзешчән җырчылар, шигырь язучылар, нәфис сүз осталары арасыннан талантларны ачыклау, аларны иҗат эшчәнлегенә тарту. 

Конкурста 10 яшьтән башлап, автор башкаручылар, театр коллективлары, шагыйрьләр, нәфис сүз осталары катнаша ала. Конкурс ике яшь төркеменә бүлеп оештырыла:

– балалар (10-17 яшьлекләр);
– олылар (18 яшьтән башлап, өлкәннәргә кадәр).

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уза:

– Автор-башкаручы. Шигырь.
– Автор-башкаручы. Җыр.
– Керәшен шагыйрьләре шигырьләрен башкаручылар.
– Керәшен шагыйрьләре шигырьләреннән әдәби-музыкаль композиция.

Аның беренче һәм икенче этаплары, катнашучылар юллаган видеоязмалар буенча, дистанцион рәвештә уза. Өченче этапка үтүчеләр Казан шәһәренә килеп, конкурс-фестиваль жюрие каршында чыгыш ясаячаклар.

Конкурста катнашырга теләүчеләр, кайсы номинацияне сайлауларына карап, үзләре язган шигырьне, туган телдәге җырны, керәшен шагыйрьләренең шигырьләреннән музыкаль композицияләрне видеога төшерергә һәм ccemelyanova@mail.ru электрон почтасына юлларга тиешләр.

ПОЛОЖЕНИЕ / НИГЕЗЛӘМӘ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев