Керәшеннәрнең искиткеч зур байлыгы – аның кабатланмас, тиңсез хәзинәсе - җыру-моңнары
Урманнарга керсәң, әй җапырак,
Җаланнарга чыксаң җактырак.
Көмеш җөзеккәйләрнең кашы кебек
Җәшик әле дуслар җалтырап.
Ак калпаккаеңны күтәр-күтәр,
Кыйбыладан искән җил үтәр.
Бу дәверләр бездән үтәр китәр,
Тату җөргәннәргә ни җитәр.
Чәчтем дә лә бодай, чәчтем арыш,
Камылларын сирәк кем урган?
Ташлашмаек,дуслар, гомер бакый,
Дус-ишләрен ташлап кем уңган!
Ишек алкайларын себереп тот,
Алма тәгәрәтеп уйнарга.
Бу җыруларымны исеңдә тот,
Безне сагынганда җырларга.
Нет комментариев