Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ару кич: керәшен культурасы белән якыннан танышу мәйданчыгы

21 май көнне «MOҢ» дип исемләнгән Казанның уникаль театр мәйданчыгында керәшен культурасына багышланган «Ару кич» дигән чара узачак.

Кичә керәшен мәдәниятен чагылдыра торган чыгышлар белән үрелеп барачак. Монда кунаклар җырлы-биюле бәйрәм карап кына түгел, кызыклы мәгълүмат белән танышып та китәчәкләр. Проектның кураторлары – Йолдыз Миңнуллина белән Алёна Батулла. 

"Керәшенчә җырларбыз, сөйләшербез; хәл калса – биеп тә карарбыз, борынгы музыка уен кораллары белән дә танышырбыз, баш киеменә карап, керәшен хатын-кызының статусын да ачыкларгы өйрәнербез", -– дип хәбәр итә оештыручылар. 

Шулай ук, кичәнең махсус кунаклары да бар. Бу – Татарстанның атказанган артисты Лена Бичарина, җырчы Татьяна Ефремова, танылган этномузыколог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров һәм җәмәгать эшлеклесе, театр режиссёры, педагог, язучы Рабит Батулла.
 

Башлана 19.00 сәгатьтә. Билетлар сатуда. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев