Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артур Поляков: "Гөргөри дәдәй – "Бәрмәнчек"нең төпле киңәшчесе иде"

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Григорий Родионов "Бәрмәнчек" ансамбленең киңәшчесе булган

Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков:

- Гөргөри дәдәй “Бәрмәнчек” өчен үз кеше, якын кеше иде. Безнең ансамбльгә багышланган “Бәрмәнчек” шигыренең дә авторы  ул:

Керәшеннәр саклап калган

Олы бәйрәм – бәрмәнчек.

Аны бүген дә сагына

Бөек Болгар, Кирмәнчек...

 

Төркиләрдән бүгенгәчә

Тарихны бизәп килә.

Аны ханнар, президентлар,

“Зур милли бәйрәм”, дия...

 

“Бәрмәнчек” дип исем бирдек

Өр-яңа ансамбльгә.

Җыр-биюне сагынсагыз,

Килегез, дуслар, безгә,

Килегез “Бәрмәнчек”кә!..

Ансамблебез белән нинди генә проектка тотынсак та, һәрчак Гөргөри дәдәй белән киңәшләшә, аның фикерләрен тыңлый идек. “Гөргөри кияүләре +” театральләштерелгән тамашасын әзерли башлагач та, ул безгә дөрес юнәлеш бирде. “Гөргөри кияүләре+” аншлаг белән уза икән, анда Григорий Васильевичның да роле бар. Ул “Бәрмәнчек”нең концертларына да гел йөрде. Караганнан соң, үзенең төпле фикерен белдерә, киңәшләрен бирә иде. “Сез керәшеннәргә генә түгел, бөтен дөнья халкы өчен эшли торган ансамбль дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Шул биеклекне саклап, сәнгатькә, халыкка хезмәт итегез”, – дип әйтә иде ул безгә. Аның шул сүзләреннән соң, “Бәрмәнчек”кә девиз уйлап таптык:

“Бәрмәнчек”, һәрчак балкы,

Соклансын дөнья халкы!”.

Григорий Васильевичның 80 яшьлек юбилей кичәсен, зурлап, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында оештыру буенча сөйләшүгә җыелдык. Бу – аның белән соңгы очрашуыбыз  булыр дип кемнәр уйлаган...

Сабый бала шикелле, аз гына игътибарга да сөенә белә торган якты кеше иде Гөргөри дәдәй. Хәтерләрдә дә ул шулай сакланыр... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев