Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анна Мидюкина: Керәшен җыруларын ишетсәм дә, күңел күтәрелеп китә

Анна түти Чистай районының Югары Кондрата авылында 1 январь көнне туган. Бүген аңа 90 яшь булды.

“Багалмам” оешканнан бирле ансамбльгә йөри. Иң олы солист буларак, борынгы җыруларны репертуарга ул кертә. Аны яратып “безнең архивыбыз” дип йөртәләр.

Үзе турында сөйләвемне сорагач, Анна түти болай диде:

“Мин хәзерге вакытта Йолдыз поселогында яшим. Җырларга яшьтән яраттым. Мин кечкенә чакта әни-әбиләр безгә килгән кунакларны җыру белән каршы алалар да, йолаларны үтәп, җырлый-җырлый, өйдән-өйгә ашка йөриләр иде. Шул җыруларны һаман күңелемдә саклыйм. 90га җитсәм дә, коллективтан аерыласым килми. Бәйрәмнәрнең берсен дә калдырмаска тырышам. Керәшен җыруларын ишетсәм дә, күңел күтәрелеп китә, яшәргә омтылыш барлыкка килә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев